Паркларларда – яңа таганнар
Чаллының ял һәм мәдәният паркларында яңа аттракционнар урнаштырыла. Бу - электрон баскетбол, асылмалы скәмия, "Ирекле очыш" таганнары һәм батутлар. Парк җитәкчелеге белдерүенчә, быел аттракционнарга бәяләр артмаячак. Шулай ук күпбалалы гаиләләргә, ятимнәргә һәм инфалидларга ташламалар да саклана.
Яңа таганнар урнаштыру белән беррәттән "Җиңү" паркын киңәйтү эшләре дә алып барыла. Биредә спорт мәйданчыклары, фотога төшү урыннары булдырыла. Өстәвенә кече архитектур формалар да урнаштырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев