Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Паталогоанатом Аззам Эль Айюби: «Мәетләрнең төшемә кергәне юк»

19 январьда Россиядә патологоанатом көне билгеләп үтелә. Бу – иң гадәти булмаган һөнәрләрнең берсен сайлаган кешеләр бәйрәме.

Патологоанатомнар үлүчеләрнең төгәл сәбәбен ачыклау максатыннан мәетләрне яру белән генә шөгыльләнмиләр. Алар онкологлар, хирурглар, урологлар, гинекологлар тарафыннан җибәрелгән биоматериалларга микроскопик диагностика үткәрәләр. Бүгенге героебыз – Ливан Республикасыннан килгән белгеч, Чаллы ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенең паталогоанатомик бүлеге табибы Эль Айюби Эль Амир Аззам Эль Амир Хассан улы. 

– Аззам Хассанович, әңгәмәне туган ягыгыз турында сораудан башлыйк әле. Ничек Ливаннан Татарстанга килеп чыктыгыз? 

– Әйе, мин тумышым белән Ливан Республикасының Триполи шәһәреннән. 90нчы елларга кадәр шунда яшәдем, аннары гражданнар сугышы башланды, ул елларда бөтен кешегә авырга туры килде. Триполида студентларны башка төбәкләргә укырга җибәрә торган махсус бюро бар иде. Мин ул вакытта университетта укый идем, башта математика кафедрасында, аннары социаль фәннәр буенча белем алдым. Студентларны читкә җибәрү мөмкинлеге булгач, тугыз кеше үз шәһәребездән җыелдык та, китәргә карар кылдык. Казанның медицина университетыннан кала, Самара, Ростов, тагын башка шәһәрләргә китәргә тәкъдим иттеләр. Без мөселманнар бит, озак уйлап тормыйча Казанны сайладык. 

Хәтеремдә, 1991 елның 18 сентябрендә Казанга килдек. Әле шунысы бар: без, тугыз ливанлы, университетка укырга килгән беренче чит ил студентлары идек. Дөресен әйтәм, нык авыр булды. Гарәп теленнән башка бер тел дә белмибез! Ә монда университетта белем алырга кирәк! Безнең өчен махсус берьеллык әзерлек курслары ачтылар, анда рус теленә өйрәндек, тулай торакта яшәдек. Рус телен үзләштергәч, 1992 елда университетның 1нче курсына алдылар безне. Барлык фәннәр дә авырлык белән бирелә иде, әмма үҗәтлек үзенекен итте – тырышып укыдык. Анатомия фәне исә җиңел бирелде, чөнки андагы терминнар бөтенесе дә латин телендә иде, анысын без су урынына эчтек. Аннары, укытучылар гына түгел, бергә укыган курсташлар да безгә авыр икәнен аңлый иде, бөтенесе булдыра алган кадәр ярдәм итте. 

Ливанда калган әти-әниемә, туганнарыма һәрдаим хат язып тордым. Тик хатларым өч-дүрт айдан соң гына барып җитә иде. Телефон аша да сөйләшә идек, заказ буенча, анысы да тиз генә, күп дигәндә ике минутлап. Җәй көннәрендә ай-ай ярымга туган ягыма кайтып йөрдем.    
Медицина университетында алты ел, шуңа өстәп рус телләре кусларында бер ел, соңыннан Ливанда эшли алыр өчен тагын өстәп өч ел укыдым мин. Чөнки Татарстан дипломы миңа монда гына эшләргә хокук бирә иде. Шуңа яңадан укып, махсус имтиханнар тапшыргач кына, Ливан өчен диплом алдым.  

– Ни өчен паталогоанатом һөнәрен сайладыгыз? 

– Укыганда ук гистология белән кызыксындым, бу өлкә бик ошый иде. Бу фәннән укытучы да минем кызыксынуымны хуплады, читтән торып та ныклап өйрәтә иде. Аннары патанатомия укыта башладылар, ул да бик җиңел бирелде. Шунысы да бар: Ливанда паталогоанатомнарга дефицит иде безнең. Бәлки ул да бу өлкә буенча табиб булып китәргә этәргеч булгандыр.    

– Беренче эш урыныгыз туган ягыгызда булдымы? Гаиләгез турында да сөйләп китсәгезче. 

– 1992 елда укырга кереп, 2002 елда тәмамладым мин. 5нче курста укыганда булачак хатыным – шулай ук медицина университеты студенткасы Альбина Гәрәева белән таныштым. Ул башта Пермьдә укыган, тик әтисе вафат булгач Казанга килгән. Укып бетергәч, аны интернатурага Йошкар-Олага җибәрделәр, мин Триполи шәһәренә юл тоттым. Шулай ике арада йөреп вакыт узды. Очрашып йөрүебезгә алты ел дигәндә – 2000 елда туй ясадык. Башта Альбинаның туган ягы – Марий-Эл Республикасы Волжск шәһәрендә никах укыттык, аннары Казанда туебыз булды. Бүгенге көндә өч улыбыз бар: Ваэль, Сауд һәм Мөхәммәт. Ваэль белән Сауд улларым бер-бер артлы тудылар, берсе 2000 елда, икенчесе 2001дә. Алар туганда мин әле һаман университетта укып йөри идем. Соңыннан 2002 елда Ливанга үзем генә китеп бардым – нәкъ имтихан алды вакытлары иде ул. Тормыш иптәшем Альбина һәм улларым Волжск шәһәрендә калдылар. 2005 елда исә гаиләбез белән Триполига күченеп киттек.

– Ливанда күпме яшәдегез? 

– 2005 елда туган ягымда кабаттан авыр чорлар башланды – Ливанның премьер-министрын үтерделәр. Халык арасында ниндидер аңлашылмаучылык, хаос башланды, республика шәһәрләрендә тәртипсезлекләр китте. Без ул вакытта анда идек. Аннары сугыш... Ливанда яшәү куркыныч була башлады һәм мин гаиләмне кабаттан туган якларына кайтарып җибәрдем. Альбина Волжскида акушер-гинеколог, УЗИ белгече булып эшли башлады, 2007 елның сентябрь аенда улларым мәктәпкә керделәр. Мин исә Ливанда идем, шунда бер еллап терапевт булып эшләдем, аннары паталогоанатом һөнәренә күчтем. Гаиләм янына елына ике-өч тапкыр гына кайтып йөри идем. Шулай тагын еллар узды... 

2013-2014 еллар булды микән, хәтерләмим, шундый бер кайтуымда олы улым яныма килде дә: «Әти, зинһар китмә! Син миңа бик кирәк!» – диде. Шул сүзләр йөрәгемә нык тиде... Шунда гына балаларыма кирәк булуымны, ике арада тормыш алып барып булмаячагын аңладым! Тәвәккәлләдем дә, гаиләм янына – Марий Элга бөтенләйгә күченеп кайттым. 

– Аннары кайда эшли башладыгыз?

– 2014 елда күченеп кайткач, бер еллап эшләмәдем, чөнки медицина сертификатын яңартырга кирәк иде. Россиядә бер көн дә эшләмәгәч, әлеге системага күнегергә дә вакыт кирәк булды. 2015 елда исә Казан республика клиник хастаханәсенең паталогоанатомия бүлегенә эшкә кердем. Анда ел ярымлап хезмәт куйганнан соң, китәргә дигән карарга килдем. Ни өчен дигәндә, эше авыр, акчасы әз иде. Аннары бит әле Волжскида яшәгән гаиләмә дә булышырга кирәк. Төрле игъланнар буенча Актанышта эш таптым – монда өч ел ярым эшләдем. Анда «Авыл табибы» республика программасына эләктем дә, бер миллион сум акча да бирделәр. Актанышта эшләсәм дә, атна саен гаиләм янына кайтып йөри идем. Ул вакытта өченче улым да кечкенә, аңа да игътибар күп кирәк була башлады, акча мәсьәләсе янәдән алдыма килеп басты, коронавирус чоры башланды... Мин эштән киттем. Шулай итеп, шул ук игълан буенча, 2020 елда Чаллыга паталогоанатом булып эшкә урнаштым. Яшермим, авыр чорда килеп кердем – ковидның нәкъ «чәчәк аткан» вакыты дисәң дә була. Тик ул вакыттагы бүлек мөдире Әхнәф Фәйзуллинны күреп сөйләшкәннән соң, күңелемдә тынычлык урнашты. Ул мине тыңлады, аңлады, төпле киңәшләрен бирде. Аннары, безнең бүлектә коллектив та бик әйбәт, һәрвакыт бер-беребезгә теләктәшлек белдереп торабыз. Ә Әхнәф Бариевичка булган рәхмәтләремне әйтеп бетереп булмый.

Сүз уңаеннан, Әхнәф Фәйзуллин турында монда язган идек.

– Гаиләгезне Чаллыга алып килергә теләмисезме? 

– Әлегә бу мөмкин түгел. Хатыным Альбина әнисен карый, ул бик олы яшьтә инде. Бөтен туганнары, дуслары шунда, яраткан эше бар. Олы улым Казанда авиация институтында информацион куркынычсызлык буенча белем ала. Уртанчысы 9нчы сыйныфтан соң мәктәптән китте дә, газ белән эретеп ябыштыручы һөнәрен сайлады.

– Балаларыгыз медицина өлкәсе буенча китмәгәннәр...

– Хатыным да, мин дә улларыбызга сайлау мөмкинлеге бирдек. Алар үз тормышлары өчен үзләре җаваплы. Без дә алар сайлап алган һөнәрләргә хөрмәт белән карыйбыз. 

– Туганнарыгыз арасында медицинада эшләүчеләр бар идеме?

– Мин күпбалалы гаиләдә үстем – 14 идек без. Ике туганым яшь вакытта ук үлгәннәр, аннары тагын ике туганым гүр иясе булдылар. Бүгенге көндә 10ау гына калдык, кемдер Ливанда гомер итә, Австралиядә, Германиядә яшәүчеләребез бар. Бөтенебез бергә әти-әни йортында Ливанда очрашабыз – бөтенебезнең үз гаиләсе бар, олы туганнарым оныклар сөя инде. Хәзер телефон бар, гел аралашып торабыз. Медицина өлкәсен сайлаучы бер мин генә. Баштан туганнарым: «Ник патологоанатом һөнәрен сайладың? Башкасы юк идемени?» – дигән сораулар бирделәр. Мин дә аптырап тормый идем: «Бу өлкәдә дә белгечләр кирәк бит!» – дип җавап кайтара идем.

– Һөнәрегезне башкага алмаштыру теләге юк идеме?

– Юк, бу турыда уйлаганым да юк. Без бит яру белән генә шөгыльләнмибез. Үлгәннәрнең дә, авыру кешеләрнең дә чирләрен ачыклыйбыз. Күп очракта тулы диагноз куябыз, аннары табиб дәвалау курсы билгели. Үлгәннәр белән дә шулай. Хастаханәдә үлүчеләргә табиб бер диагноз куеп җибәрә, ә моргта аны яргач, башка чирдән үлүе мәгълүм була. Соңыннан микроскоп аша карагач, тулы диагноз куеп бетереп була. Аннары, мисалга, мин участок терапевты яисә хирург булып эшли дә алмас идем! Көн саен ничәмә-ничә кешене кабул итәсе... Ә хирург күп вакыт операцияләрдә була. Кешенең кулыңда үлеп китүе дә бар бит... Ә син үзеңне гомер буе гаепле тоясың...

– Эшегезне авыр дип саныйсызмы?

– Бөтен эшнең авырлыгы бар анысы, безнеке дә искәрмә түгел! Мин эмоцияләргә бирелергә тырышмыйм. Сүз дә юк, яшьләрне, балаларны ярганда авыр. Тик эшне барыбер җиренә җиткереп башкару кирәк.

– Елына ничә көн ял итәсез?

– 42 көн. Мин аларны бүлгәләп алам. Бер атна яисә ике атналап. Ялларны гаиләм янында үткәрәм. Чаллыда морг атнасына биш көн генә эшли, һәр шимбәдә берәр паталогоанатом чиратлап дежур тора. Төрле хәл булуы бар бит. Әйтик, мөселманнарны төшкә кадәр күмәргә кирәк – мондый очракларда тиз генә мәетне бирергә кирәк. Хәтта шимбә көнне дежур торганнан соң да тизрәк Волжскига кайтып китәм.

– Мәетләрне кайлардан китерәләр?

– Күбесенчә хастаханәләрдән, өйдән. Ашыгыч ярдәм машинасында үлүчеләр була. Барысы да туры безгә килә. Бөтен мәетләрне дә ярабыз. 

– Көненә ничә мәет ярырга туры килә? 

– 2022 елда 2140 мәет ярылды. Ковид вакытында ике тапкырдан да күбрәк иде. Атнасына 120-130 мәет ярган көннәр булды. Хәзер дә алай әз дип әйтмәс идем. Атнасына 70ләп була. 

– Бер стандарт яру процессы күпме вакытны ала? 

– Якынча 20 минутлап.

– Сез махсус кием белән эшлисез. Нинди инструментларыгыз бар? 

– Бөтен киемнәребез бар, әйе. Перчаткалар, баш киемнәре, алъяпкычлар, халатлар – алары бер тапкыр гына кулланыла, аннары ташлыйбыз. Инструментлардан энә, пычак, скальпель, крючок, кул пычкысы бар. Кешенең сөякләрен пычкы белән кисәргә туры килә. 

– Төшегезгә үлгәннәр кермиме? 

– Дөресен генә әйткәндә, мин ярган кешеләрнең берсен дә хәтерләмим. Аларга карап тору, йөзләрен истә калдыру нәрсәгә инде ул миңа?! Меңләгән бит алар! Төшемә дә кергәннәре юк.

– Гаиләгез Сезнең эшегезне аңлыймы? 

– Хатыным аңлый барысын да, ул да табиб бит. Ә менә улларыма аңлату авыррак булды. «Әти, син шулай итә аласыңмы?», «Ник соң башка һөнәр сайламадың?» дигән сораулар еш бирделәр. Аннары, минем профессиядә бөтен кешенең дә эшли алмавын аңлыйлар, үзләре хәтта «Без болай эшли алмас идек!» дип тә әйтәләр. Улларым белән бөтен темага сөйләшә алабыз, безнең бер-беребез арасында бик яхшы мөнәсәбәтләр. Элегрәк, мин әле Ливанда яшәгәндә, әниләре белән якыннар иде. Хәзер юк, барысы да минем аша үтә. Үзем моңа сөенәм генә. Малайларга әти кирәк! Теге юлы да, улым әйткәннән соң, монда күченеп кайтуыма бер дә үкенмим! Гаиләм – минем байлыгым! Шул балалар дип тырышабыз, алар өчен яшибез.                
  
/ Гөлия Ибатуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев