Яңалыклар тасмасы

Пособие артачак

Ятим бала тәрбияләүчеләргә ярдәм итү күз уңында тотыла.

1 гыйнвардан ятим балалар өчен түләнүче пособие 4 процентка артачак. Әлеге закон проекты 2 октябрьдә хуплау тапты. Проектның төп максаты - тәрбиягә бала алучы гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү.

- 2019 елда бу законны гамәлгә ашыру өчен 65,8 миллион сум акча тотынылачак, - диде республиканың мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова.

 

https://kiziltan.ru/obchestvo/14557-posobie-artachak.html

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев