Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Праваңнан колак каксаң, яңадан алу кыенга төшәчәк!

Хөкүмәт юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен машина йөртү хокукын алдырганнарга аны кайтару өчен яңа шарт билгеләде. Хәзер машина йөртүчеләргә барлык штрафларын да түләргә кирәк булачак.

Хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыккан документ нигезендә, машина йөртү таныклыгын тергезү өчен юл йөрү кагыйдәләрен белүгә теоретик имтиханны яңадан тапшырырга, медицина тикшерүе узарга кирәк. Әлеге пунктларга хәзер барлык штрафларны мәҗбүри түләү өстәлде. Тагын да Эчке эшләр министрлыгында имтихан тапшыру процессын үзгәртергә, бөтен практик өлешне шәһәрдә тапшырырга тәкъдим итәләр. Моңа “параллель парковка”, “эстакада” һәм башка элементларны да кертергә җыеналар. Моңа кадәр булган махсуслаштырылган мәйданчык мотоцикллар һәм мопедлар өчен генә калдырылачак.

 

 

https://kiziltan.ru/obchestvo/14852-mashinada-yrise-kils-yul-hrkte-kagyydlren-bozma.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев