Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Радий Кадиков: «Чаллыга Наил Мәһдиевнең килүе безнең өчен зур бәхет!»

Чаллы Дәүләт автоинспекциясе башлыгы шәһәр башлыгын туган көне белән котлады.

- Наил Мәһдиев шәһәребез үсешенә зур өлеш керткән җитәкче. Төзелеш өлкәсеме ул, мәгариф, спортмы – һәммәсендә Наил Гамбәровичның эзе бар. Республика, федераль программаларда катнашып Чаллыда проспектлар яңартылды, сәнәгать зонасында юллар тәртипкә салынды. Юл-транспорт һәлакәтләре еш очрый торган юллар үзгәртеп ясалды. Халыклар Дуслыгы һәм Сөембикә киселешендәге боҗра, Мәләкәс елгасы асты күпере моңа ачык мисал. Шәһәр юллары хәзер күпкә куркынычсыз. Аварияләр саны бермә-бер кимеде, юл фаҗигаларында һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр да азрак. 

Мондый күрсәткечләргә Наил Гамбәрович ярдәмендә ирештек. Ул - искиткеч шәхес. Чаллыда 40 ел яшим. Дәүләт автоинспекцисендә эшләү дәверендә шәһәрдә 4 җитәкче алышынды. Минем фикеремчә, Наил Гамбәр улы мэрлар арасында иң яхшыларының берсе. Ул шәһәребезне 10 елга якын җитәкли. Шул вакыт эчендә Чаллы күзгә күренеп үзгәрде: ямьләнде, яшәү өчен уңайлы шартлар тудырылды. Күпме мәктәп, балалар бакчасы төзелде. Татар һәм рус драма театрлары яңа биналы булды. “КАМАЗ”, бизнес белән шөгыльлүнүчеләрне дә гел кайгырта. 

Аның эшләргә омтылып торуы, көчле характерлы булуы шаккаттыра. Әлеге сыйфатлар, дөрес, үзеннән-үзе барлыкка килми. Монда гаилә тәрбиясе зур роль уйный. Әти-әнисе аны тырыш, максатчан кеше итеп тәрбияләгән. Аннан соң ул үз өстендә дә күп эшләгән. Эшендә югары дәрәҗәләргә ирешү өчен көч, хезмәт куйган. Наил Гамбәровичның бөтенесе белән дә уртак тел таба белүе сокландыра. Ул кеше фикерен тыңлый белә. Гади халыкка игътибарлы. Энергиясе һәрчак ташып тора, ул команда белән эшли белә. Шәһәребезгә шундый төпле фикерле, тырыш җитәкче килүе безнең өчен зур бәхет дияр идем. Аңа Аллаһы Тәгалә сабырлык кына бирсен. Наил Гамбәровичка ак бәхетләр, озын гомер, ныклы сәламәтлек, хезмәтендә яңадан-яңа уңышлар телим. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев