Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әниләре роддомда үлгән гаилә Наил Мәһдиевны котлады

«Кызларыбызга бик игътибарлы булды», - ди Рафаэль Мөхәммәтов.

– Быел безнең гаиләгә зур кайгы килде. Мин тормыш иптәшемне, балаларның әниләрен югалттым. Март аенда улыбызны тапканда Алёнаның гомере өзелде. Улыбыз могҗиза белән генә исән калды. Тик туганда сәламәтлегенә зыян килде. Тормышыбызның асты-өскә килде. Шушы авыр вакытларда шәһәр мэры Наил Мәһдиев өебезгә килеп хәлебезне белде. Булдыра алганча ярдәм итәргә вәгъдә бирде. «Үзегез генә калмассыз, без янәшәдә», – диде ул. Авыр чакта мондый сүзләрнең нәрсәгә тиң икәнен аңлаган кеше бардыр. Кызларыбызга да бик игътибарлы булды. «Икенче юлы килгәндә нәрсә алып килим?» – дип сорады һәм сүзен үтәде дә. Кызларның телефоннары иске иде – икесенә дә гаджетлар алып бирде.

Улыбыз тиешле дәвалау үтсен өчен матди ярдәм дә күрсәтте Наил Гамбәрович. Күптән түгел Алёна исән чакта алынган ипотекабызны өлешчә ябар өчен акча бирде. Без бөтен гаиләбез белән Наил Мәһдиевка рәхмәтлебез. Аны чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз. Аяз күк йөзе, тыныч-имин тормыш, бәхет-шатлыклар телибез.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев