Кайчан?
Ришат Төхвәтуллин Алия Карачурина белән никах көненең кайчан булачагына ишарәләде. Аның әйтүенчә, мәҗлес ял көне узарга мөмкин.
Җырчы 11 апрельдә социаль челтәрләрдә язылучыларының сорауларына җавап бирде. Ул «Никах кайчан?» – дигән сорауга: «Тагын 4 көн калды», – дип җавап кайтарды.
Мәгълүм булганча, Татарстанның һәм Башкортостанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин сөйгәненә 6 мартта, Уфадагы бер концертыннан соң, тәкъдим ясады.
Аның кәләше – талантлы җырчы Алия Карачурина. «Күпләр минем җырларда җырланган мәхәббәтемне тизрәк табуымны теләде. Ул һәрвакыт минем янымда булды», – диде җырчы.
Нет комментариев