Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Роспотребнадзор һәм Ростуризм Төркия курортларын тикшерергә җыена

Киләсе атнада Роспотребнадзор һәм Ростуризм Төркия курортларын тикшерәчәк. Тикшерү Коксаки вирусы белән бәйле. Бу хакта журналистларга Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова Владивостокта Көнчыгыш икътисади форумда хәбәр итте.

Попова Россиянең бу визитка күптән әзерләнүен, әмма Төркия дини бәйрәм белән бәйле рәвештә безнең команданы кабул итә алмавын белдерде, дип яза ТАСС. Туристлар күпләп мөрәҗәгать иткән кунакханәләр тикшереләчәк, диде Роспотребнадзор җитәкчесе.

Төркия белән лаборатория диагностикасы турында фикер алышачаклар, дип билгеләп үтте Попова. Элегрәк Төркиядә ял иткән 500 гә якын россияле сәламәтлеге начарлану турында белдергән иде.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев