Рөстәм Гатин хәрби операцияләр барган җирдән кире Чаллыга кайта
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Гатин хәрби операцияләр барган җирдән кире Чаллыга кайта

Ул поезд белән кайтырга чыкты.

Эшмәкәр һәм хәйрияче Рөстәм Гатин шәхси кыр кухнясын алып октябрьдә Лисичанскта яшәүчеләрне ашатырга киткән иде. Ул анда көндә 5000ләп кеше ашатты. Бүген ул поезд белән кайтырга чыкты. 

- Мин исән-сау. Бер-ике атнага өйгә кайтып киләм. Ашату дәвам итәчәк, мине Габдерәшит хәзрәт алыштыра,- диде ул безгә.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


МАХСУС хәрби операция

Нет комментариев