Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Ямалиев: «Яңа елга миңа пластилин бүләк итә иделәр»

Мәскәүнең татар штабы җитәкчесе балачак хатирәләре белән уртаклашты.

"Балачакта мин пластилин белән уйнарга ярата идем. Шуңа күрә миңа Яңа елга һәрвакыт пластилин бүләк итә иделәр. Үсә төшкәч, пластилин белән уйнамый башлагач та берничә ел миңа пластилин бүләк иттеләр әле. 
Яңа ел могҗиза көтә торган бәйрәм. Илләребез имин, сәламәтлек нык булсын иде. Бу көнне үзебезнең әби-бабаларыбызны искә алыйк. Кайда туганнар, кайда үскәннәр, кайда эшләгәннәр, нинди уңышларга ирешкәннәр? Алар бу бәйрәмне ничек каршы алганнар?! Гаиләдә без алар турында балаларыбызга, оныкларыбызга сөйләргә тиеш. Милли гореф-гадәтләрне, йолаларны ел саен буыннардан-буыннарга тапшырырга кирәк. Әби-бабайларыбыз турында истәлекләр вафат булганнарының рухына дога булып барсын. Без исәннәр бәхетле илдә, туган телебездә сөйләшеп, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итеп яшик", - дип сөйләде Мәскәүнең татар штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев