Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Радий Хәбировка «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырды

Казанда Социалистик Хезмәт герое, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримгә һәйкәл ачылды.

 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка «ТАССР ның 100 еллыгы» медален тапшырды. Бүләкләү Казанда Социалистик Хезмәт герое, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримгә һәйкәл ачылышында узды.

Бронза Һәйкәл Даурия урамы һәм Оренбург тракты чатындагы Мостай Кәрим исемендәге скверда урнашкан. Һәйкәлнең бәясе 45 млн сум. Скульптор — РФ Рәссамнар берлеге рәисе, Россиянең халык рәссамы Андрей Ковальчук. Уфада да Мостай Кәримгә һәйкәлне ул ясаган булган. 

Рөстәм Миңнеханов Андрей Ковальчукка Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен тапшырды. Радий Хәбиров «Халыклар дуслыгы» ордены белән бүләкләнде.  

Чыганак Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев