Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яңа уку елының ничек башланачагын әйтте

Мәгариф тармагы беренчеләрдән булып таҗ пандемиясе шартларында барлыкка килгән кыенлыклар белән очрашты.

Яңа уку елын 1 сентябрьдә традицион рәвештә, барлык санитария чараларын үтәп, башлау планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабугада мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә белдерде.

"Мәгариф системасын үстерү безнең эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора. Мәгариф тармагы беренчеләрдән булып таҗ пандемиясе шартларында барлыкка килгән кыенлыклар белән очрашты", - диде Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, укытуның барлык дәрәҗәләрендә онлайн-форматка күчү, югары уку йортларында имтиханнарны дистанцион тапшыру, БДИ уздырганда санитар куркынычсызлыкны көчәйтү, бер яктан, "яңа шартларда эшләргә әзерлек күрсәттеләр, икенче яктан - оператив карарлар кабул итүне һәм конкрет чаралар эшләүне таләп иттеләр".

 Президент сүзләренчә, Татарстан педагоглары, тулаем алганда, туган вәзгыятьне лаеклы үтәделәр .

«Шул ук вакытта, тәҗрибәне исәпкә алып, вакыйгалар үсешенең төрле сценарийларына әзер булырга кирәк», - дип ассызыклады ул.

Татарстанда 1402 мәктәп эшли, аларның 286 филиалы бар. Барлыгы 433 мең 599 кеше укый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X