Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнехановның сайлау алды лозунгы билгеле булды

Татарстан Президенты сайлаулары 13 сентябрьдә, бердәм тавыш бирү көнендә узачак.

Рөстәм Миңнехановның сайлау штабы башлыгы Юрий Камалтынов Татарстан Президентын сайлау алды лозунгын игълан итте.

 

"Менә безнең сайлаучыларга бара торган төп лозунг: "Традицияләргә тугрылык. Киләчәктә ышаныч!” Бүген штаб әгъзалары белән без аны килештердек. Бу слоганны шифрларга кирәкми дип уйлыйм. Монда барысы да аңлаешлы", - диде Камалтынов.

Миңнехановның агитация кампаниясе августның беренче ункөнлегендә старт ала. Ул сроклары буенча кысылачак, чөнки Татарстан Президентын сайлаулар бердәм тавыш бирү көнендә, 13 сентябрьдә узачак.

Чыганак - Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка кандидат сайлау штабы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев