С витаминының зыяны бармы?
Яңалыклар тасмасы

С витаминының зыяны бармы?

Белгеч җавап бирде.

Салкын тию вакытында күпләр С витамины ярдәмендә иммунитетны ныгытырга һәм вируслардан сакланырга тырыша. С витаминының организмга ничек тәэсир итүе турында югары категорияле табиб-терапевт Алексей Водовозов түбәндәгеләрне сөйләде.

–  Фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, С витамины вируслы инфекцияләрне дәвалау һәм профилактикалау өчен яраклы түгел, гәрчә бу микронутриентның салкын тиюгә каршы көрәше турындагы миф әлегә кадәр шактый популяр булса да – ди ул –
С витамины нинди дә булса авыруларга каршы профилактик һәм терапевтик чара буларак эшләми. Витаминнар – азык ингредиенты, һәм алар авитаминоздан башка берәр нәрсәдән дәваласа, бик сәер булыр иде. С витамины җитмәү сәбәпле реаль авитаминоз – ул цинга, аның очраклары сирәк, гадәттә, алар каты авырулар белән бәйле була.

Шулай ук, табиб С витаминының зыяны турында да әйтте. Бу компонентны үз эченә алган препаратларны даими кабул итү сидек юлларында таш барлыкка килүгә китерергә мөмкин, ди ул.


 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


чир авыру сәламәтлек киңәшләр

Нет комментариев