Сайлауларда айфон откан Екатерина: «Җиңгәнемне белми дә калдым»
Яңалыклар тасмасы

Сайлауларда айфон откан Екатерина: «Җиңгәнемне белми дә калдым»

«Әйдәгез, сезне фотога төшерик, «Вконтакте»га куярсыз, машина отсагыз, килеп безне дә йөртеп китәрсез», – дип шаярткан иделәр.

Сайлауларда телефон откан Екатерина белән телефон аша сөйләшеп алдык. Алар тормыш иптәше Вадим, кызлары Ульяна, Марьяна белән Тукай районы Калмаш авылында яши икән. Екатерина автосалонда менеджер булып эшли, бүгенге көндә декрет ялында, Вадим – Алабугада төзелеш оешмасында баш белгеч.

– Мин үзебезнең авылда сайлау участогына барып кайттым да, ирем белән дә барырга булдым. Аның пропискасы – Чаллыда. Документларны тутырганда безгә: «Әйдәгез, сезне фотога төшерик, «Вконтакте»га куярсыз, машина отсагыз, килеп безне дә йөртеп китәрсез», – дип шаярттылар. Фотога төштек, куйдык. Әле үзем белми идем, 10нар тирәсендә котлап яза башладылар. Башта шок хәлендә калдым, ышанмадым, аннары  сөендем, әлбәттә! Минем фото җиңгән, югыйсә, ирем дә үз битенә куйган иде. Аннары үзем беренче булып, әниләргә, туганнарга шалтырата башладым, барысы да сөенечебезне уртаклашты, – диде шәһәрдәшебез.

Моңарчы аның беркайчан да бүләк отканы булмаган, айфоны да булмаган, ул гади смартфон кулланган.


Нет комментариев