Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Саклау китабын коткарам дип, шәһәрдәшебез 1,7 млн сумыннан "колак каккан"

Мошенникларга юлыккан ханымның акчалары Мәскәү һәм Пермь краенда теркәлгән 26 номерга “киткән”.

Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 57 яшьлек ханым мошенниклык очрагы турында полиция бүлегенә хәбәр итә. Аңа таныш булмаган ир-ат шалтырата да, “хәзерге вакытта хакерлар тарафыннан акча салдыру очраклары теркәлә бара. Сезнең банктагы саклау китабын саклап калырга кирәк” дип, куркыта.
Борчылган пенсионер ханым банк бүлегенә килә дә, үзенең бөтен акчасын салдыра. Аның саклау банкында 1,75 млн сумы булуы билгеле. Соңыннан исә ханым бар акчасын өлешләп, мошенниклар хәбәр иткән номерларга җибәрә.  
Әлеге факт буенча җинаять кодексының 159нчы маддәсе 4нче өлеше (“Аеруча зур күләмдә башкарылган мошенниклык”) буенча җинаять эше кузгатылган. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенники