Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Санитар-экологик айлык кысаларында шәһәрне җыештыру һәм яшелләндерү чаралары дәвам итә

Чаллыда санитар-экологик айлык кысаларында шәһәр территорияләрен җыештыру һәм яшелләндерү эшләре дәвам итә.

Кереселидзе скверында «Мәдәният һәм ял паркы» хезмәткәрләре 25 миләш, «Автозавод» хезмәткәрләре Җиңүнең 40 еллыгы урамы буенча 52 агач утырттылар. Үзәк һәм Комсомол районнары администрацияләре хезмәткәрләре агачлар утыртуда, газоннарны рәткә китерүдә, Раскольников, Гагарин һәм Үзәк чүп-чар җыештыруда катнаштылар.
Автозавод районы Башкарма комитеты белгечләре студентлар белән бергә Татарстан урамында газоннар әзерләү буенча эшләр башкардылар. 3нче стоматология сырхауханәсе персоналы Автозавод проспектын чистартуга чыктылар.«Камстройсервис» ҖЧҖ 48/20 торак йорт янындагы территорияне җыештырды.
ПАД һәм Горкоммунхоз муниципаль предприятиеләре 16 комплекс районында газоннарны рәткә китерүдә катнашы. Шәһәрне яшелләндерүдә шулай ук муниципаль предприятиеләр: Горсвет, Шәһәр мунчалары, Үзәк һәм Комсомольский ИК хезмәткәрләре активлык күрсәтте.

 

http://nabchelny.ru/news/34080

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев