Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сентябрь башында һәр мәктәптә берәр табиб эшлиячәк

Мәгърифәт министры Сергей Кравцов белдергәнчә, 1-14 сентябрь чорында Россиянең һәр мәктәбендә медицина хезмәткәре булачак.

Моңа кадәр ул 1 сентябрьдә яңа уку елының гадәттәгечә башланачагы, ә онлайн-укытуның өстәмә алым буларак кына кулланылачагы турында хәбәр иткән иде. Март ахырында мәктәпләрнең коронавирус пандемиясе аркасында дистанцияле укытуга күчерелүен һәркайсыбыз хәтерли.
“Сәламәтлек саклау министрлыгы белән 1-14 сентябрь көннәрендә – ике атна дәвамында һәр мәктәптә медицина хезмәткәре эшлиячәге турында килештек”, – дигән Кравцов “Россия1” телеканалының “Вести” программасы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.

 

Чыганак:Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев