Сессиядән иң мөһим яңалыклар
Шәһәр Советының чираттагы сессиясе онлайн форматта узды. Аның көн тәртибенә 19 мәсьәлә кертелгән иде. Сессияне шәһәр мэры Наил Мәһдиев алып барды.
Кабат расладылар
Сессиядә Контроль-хисап палатасы рәисе расланды. Кандидатураны шәһәр мэры Наил Мәһдиев тәкъдим итте. Палатаны яңадан Татьяна Шливе җитәкләде. «Без аны бик яхшы беләбез, лаеклы кандидатура. Татьяна Владимировна югары класслы белгеч, принципиаль, гадел, намуслы хезмәткәр, барлык йөкләнгән вазыйфаларны тулысынча башкара», – диде Наил Гамбәр улы.
Депутатка – кисәтү
Шәһәр Советы дупутаты Рөстәм Гайнуллов керемнәр турында декларация тутырганда хаталар җибәргән. ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең тикшерү бүлеге мөдире Равия Шрша хәбәр иткәнчә, депутатның исәпкә алынмаган керемнәре ачыкланган: счеттагы акчасы һәм кушымта аша алынган чит ил компанияләрендә акцияләр, милектәге торак булмаган бина мәйданы күрсәтелмәгән.
Муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина әйтүенчә, депутатлар коллегаларының шәхси мөрәҗәгатен, шулай ук документ тутыру барышында җитди булмаган хаталарны исәпкә алганнар. Рөстәм Гайнулловның үзенә кисәтү ясалды.
Милек формасы үзгәрә
«Комсомол», «Автозавод» һәм «Үзәк» муниципаль унитар предприятиеләренең милек формасы үзгәрде. Хәзер алар җаваплылыгы чикләнгән оешмалар. Аларның хуҗасы шәһәр башкарма комитеты.
«Муниципаль идарә компанияләре шәхси затларга бирелми», – диде мэр Наил Мәһдиев. Бүгенге көндә әлеге компанияләр торак фондының 4,5%ына хезмәт күрсәтәләр. Тиздән «Горсвет», «Автомобиль юллары», «Горкоммунхоз», «Дорсервис», «Городские бани», Ял һәм мәдәният паркы, һәм башкалар да милек формасын үзгәртәчәк.
Бюджет акчасы кемнәргә?
Депутатлар республика бюджетыннан кергән акчаны бүлделәр. «Безнең яңа укытучы» бәйгесенә – 2,6 миллион сум, «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантына – 500 мең сум, мәктәп һәм балалар бакчаларын куркынычсызлык җиһазлары белән тәэмин итүгә –20,4 миллион сум, «Төзүче» спорт мәктәбенең яңа футбол манежына – 5,8 миллион сум, тармак белгечләренә өстәмә түләүгә 700 миллион сум. Моннан тыш, халык санын алуны оештыруга республика казнасыннан 8,1 миллион сум акча бүлеп бирелде.
Шәһәр бюджетының керемнәре – 11,3 миллиард, чыгымнары 11,8 миллиард сум тәшкил итә. Аерма бюджетта калган акча хисабына каплана.
Ремонтка – 80 миллион
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев белдерүенчә, «48/20 йортында шартлау нәтиҗәсендә зыян күргән шәһәрдәшләрне тукландыру һәм вакытлыча тору урыны өчен, барлыгы 650 мең сум акча тотылган. Хисап счетына 800 мең сумнан артык акча күчерелгән. Ярдәм кулы сузучылар арасында Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Шәһәр Советы депутатлары бар. Наил Гамбәр улы бәлагә таручыларга ярдәм күрсәткән гражданнарга рәхмәтен белдерде. «Без кешеләрне өйләренә кайтару буенча эш алып барабыз, – дип ассызыклады. – Бу мәсьәлә буенча киңәшмәләр үткәрелә. Ремонт эшләренә якынча 80 миллион сумга кадәр акча кирәк булачак, бу сумма шәһәр һәм республика бюджетларыннан биреләчәк. Башта йорт, фатирлар төзеләчәк, аннары кешеләрнең сафтан чыккан мөлкәте компенсацияләнәчәк».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев