Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәрдәшләребезне «Күңел җылысын бүләк ит» акциясендә катнашырга чакыралар

Яр Чаллыда 1 октябрьдән 21 октябрьгә кадәр ел саен үткәрелеп килүче «Күңел җылысын бүләк ит» акциясе узачак.

Акция өлкән буын декадасына багышланган һәм Чаллыда яшәүче өлкән буын вәкилләренә, шулай ук ярдәмгә һәм кайгыртуларга мохтаҗ кешеләргә (күп балалы гаиләләр, ялгыз аналар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, инвалидлар, ялгыз кешеләр һ.б.) адресланган.

Чаллылылар киемнәрне пакетларда, «Күңел җылысын бүләк ит» дигән тамга белән алып килә ала. Әйберләрне «Нур» яшьләр үзәге вахтасында калдырырга мөмкин. Аларны октябрь ахырында өләшә башлаячаклар.

 

http://nabchelny.ru/news/33830

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев