Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шырпыдан композицияләр ясаучы Чаллы егете: «Шырпы, келәй һәм теләк кирәк»

Яр Чаллы егете, 15 яшьлек Рөстәм Хәйруллинның бик кызыклы шөгыле бар. Гап-гади шырпы һәм келәй ярдәмендә төрле матур композицияләр тудыра ул. «Сезне дә өйрәтә алам, сабырлык һәм теләк кенә кирәк», — ди Рөстәм.

«Кол Шәриф» мәчете макеты — беренче уңышлы эшем»

«Шырпыдан композицияләр ясаучы осталар турында видеороликны интернет киңлекләрендә очраклы рәвештә күреп алдым. Күземне дә алмыйча күзәттем, шырпыдан йорт салу бик җиңел эш булып тоелды. Мин дә булдыра алачакмын, дигән фикергә килдем.

Миңа бу сәләт әниемнән күчкәндер, дип уйлыйм. Ул төрле кул эшләре эшләргә, бәйләргә, чигәргә бик ярата. Үзем дә балачакта рәсем ясарга, пластилиннан төрле сыннар әвәләргә хәвәс идем.

Шырпыдан төзелмәләр ясау белән бер ел элек кызыксына башладым. Башта кечкенә йорт макетлары ясап карадым. Коры стеналар өю күңелсез тоелды. Шуннан Казанның «Кол Шәриф» мәчете макетын ясап карарга уйладым. Аны үземнең беренче уңышлы эшем дип әйтә алам. Макетны ясар өчен ике ай вакыт китте.


Соңрак коллекциямә туган шәһәремнең «Нур-Ихлас» мәчете, трамвай макетлары һәм башка зур булмаган төзелмәләр өстәлде. Кайбер эшләремнең фатир өчен дә кирәге чыкты. Мәсәлән, шырпыдан ясалган ипи савытын әнием, бик теләп, аш-су бүлмәсенә куйды. Корылмалар нык килеп чыга, көнкүрештә рәхәтләнеп кулланырга була.

 Бүгенге көндә Яр Чаллының визит карточкасы булган 2/18 манарасын, ягъни халык телендә әйткәндә — «Түбәтәй”не ясыйм. Әлегә тәмамламадым, аны ясау озаккарак сузылды», — ди яшь оста.

                                                                                 «Бер макет өчен 7 меңгә якын шырпы китә» 

«Төзелмәләр өчен иң гади материаллар — келәй, термокеләй һәм шырпы кирәк. Трамвай тәрәзәләре өчен генә пластик шешә кулландым.


Һәр композиция өчен төрле күләмдәге шырпы китә. Мәсәлән, «Кол Шәриф» мәчетен ясаганда 6,5 мең, ә «Нур-Ихлас» мәчете өчен 2,5 мең шырпыны ябыштырдым», - ди Рөстәм.

Искәрмә: Дөньяда шырпыдан ясалган иң зур төзелмә — Төньяк диңгездә урнашкан нефть платформасы макеты. Аны британияле, нефть сәнәгате өлкәсе эшчесе Дэвид Рейнолдс лаеклы ялга чыккач ясаган.  1 тонналы бу төзелмәне ясау өчен Дэвид 4 млн шырпы сарыф иткән. (Гиннесның Рекордлар китабыннан)


                                                                   «Бервакыт миңа шырпы сатмый башладылар»
«Макет өчен эскиз ясамыйм. Мин бит әзер корылмаларның моделен кабатлыйм. Бары тик корылманың нигезен генә сызам. Шуның буенча стеналарын өям. Каркас өчен шпажкалар кулланам. Алар төзелмәнең ныклыгын тәэмин итә.

Шырпыны төрле җитештерүчеләрнекен сатып алам. Зурлыклары буенча алар барысы да бер. Күкертләре генә төрле төстә булырга мөмкин. Кол-Шәриф мәчетен күксел-яшел күкертле шырпыдан өйдем. Иң мөһиме — бер төстәге шырпы корылманы ясап бетерергә җитсен. Чөнки мин бер эш өчен күпме шырпы китәчәген белмим. Беткән саен гына алам. Нәкъ шундый шырпы таба алмаган очраклар булгалый.


Шырпы сатып алганда кыенлыклар белән очрашырга туры килгәне дә бар. Көн саен 4-5 кап шырпы сорап килә башлагач, сатучылар шикләнеп карый башладылар. Әти-әнием ярдәмгә килде. Сатучыларга минем сирәк очрый торган шөгылем турында сөйләп бирделәр. Үземә генә ышанмаганнар иде», — ди Рөстәм.

Рөстәм Яр Чаллының 37 мәктәбендә белем ала. Тырышып укый, төрле олимпиадалар һәм бәйгеләрдә катнашып, даими призлы урыннарга лаек була. Укып бетергәч, Рөстәм тормышын заманча һөнәр белән бәйләргә уйлый — компьютер челтәрләре буенча техник булырга җыена. 

Әлегә Рөстәмнең коллекциясе зур түгел. Ул киләчәктә, аны арттырып, күргәзмә оештырырга хыяллана. Бүгенге заманның бик күп яшүсмерләре кебек вакытын бушка үткәрмәүче, җаны теләгән шөгылен тапкан Рөстәмнең хыяллары тормышка ашмый калмас, әлбәттә. 

 

Автор: Гөлназ Хәбибуллина 

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев