Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Синоптиклар Татарстанда ял көннәрендәге һава торышы турында сөйләделәр

Синоптиклар билгеләп үткәнчә, республика территориясендә төньяк-көнбатыш циклоны килү белән яңгырлы һава торышы урнашты. Температура көндез 15-20 градуска кадәр һәм төнлә 10-13 градуска кадәр төште. Мондый температура фон нормадан 3-4 градуска түбәнрәк.

14 август көндез шулай ук болытлы һәм яңгырлы, кайбер районнарда яшен булуы ихтимал. Температура 15-20 градустан да артмаячак.

Шимбә, 15 августта, республикада һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән уртача һәм көчле яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан. Шулай ук урыны белән көчле җил көтелә, көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр, төнлә һәм иртән томан, көндез урыны белән яшен булуы ихтимал. Төнлә максималь температура 9-14, көндез-14 тән 1 градуска кадәр.

Якшәмбе көнне, 16 августта,  кыска вакытлы яңгырлар явачак. Температура төнлә — 8-13 градус, көндез — 14-19 градус.

Киләсе атна башында республикада түбән температуралы һава торышы саклана әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X