Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Социаль контракт: кайсы очракта эшкә урнашканда дәүләт ярдәмен алырга мөмкин?

Чаллылылар эш эзләгәндә һәм эшкә урнашканда социаль контракт кысаларында дәүләт ярдәмен алырга мөмкин. Әлеге ярдәм чарасына кереме яшәү минимумыннан артмаган затлар дәгъва итә ала.

Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта ул 10 622 сум тәшкил итә. Моннан тыш, мөлкәт белән тәэмин ителеш 63-ТРЗ кушымтасы белән расланган дәрәҗәдән дә артмаска тиеш. Мәсәлән, кеше милкендә булган бер торак 40 кв. м мәйданнан артмаган очракта, ике һәм аннан күбрәк – 23 кв. м.

"Хәзер студентлар көллиятләрдә, училищеларда, вузларда укуларын тәмамлый һәм алар эш урыны эзләячәк. Әгәр барлык шартлар үтәлсә, без аларны социаль яклау органнарына социаль контракт төзү өчен чакырабыз. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә беркетелергә кирәк, аннары социаль контракт төзелә, анда эш эзләүченең билгеле бер срокта эш урыны эзләве турында языла, ә эшкә урнашканнан соң ул ай саен 10 294 сум күләмендә гарантияләнгән түләү алуы күрсәтелә. Ягъни, хезмәт хакыннан тыш, кеше дәүләттән күрсәтелгән сумманы ала. Минемчә, бу тәкъдим яшь белгечләр өчен кызыклы булачак. Быел безгә беренче тапкыр армия сафларында хезмәт итеп кайткан егетләр мөрәҗәгать итте. Алар шулай ук Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә исәпкә бастылар, эшкә урнаштылар. Бер ай эшләгәннән соң, алар хезмәт хакы турында белешмә алып киләләр һәм шул ук көнне аларга акча китә", – дип сөйләде социаль яклау идарәсе башлыгы Ирина Скрябина.

Үзмәшгуль чаллылылар да социаль контракт төзергә һәм үз эшләрен үстерүгә 75 мең сум алырга мөмкин. Моның өчен яшәү минимумыннан артмаган һәм милек белән тәэмин ителешнең таләп ителә торган дәрәҗәсеннән артмаган керемнәр булуын расларга кирәк.

"Әгәр кеше бизнес оештырырга карар иткән икән, ләкин әлегә моны ничек оештырырга  кирәклеген белми икән, ул үзмәшгуль булырга мөмкин. Ул бизнес-проект төзи һәм аның белән безгә, социаль яклау идарәсенә, килә. Тәкъдим ителгән документлар нигезендә социаль адаптация программасы төзелә. Бу программа ведомствоара комиссия әгъзалары тарафыннан, эшкә урнашу белән бәйле очрактагы кебек үк, раслана. Аннары үзмәшгуль гражданнарга үз эшләрен оештыруга 75 мең сум акча күчерелә. Мәсәлән, үзмәшгульлек мәсьәләсе буенча безгә яшь кыз мөрәҗәгать иткән иде, ул үз эшен башлап җибәргән. Бу акчалар аңа җиһазлар сатып алырга ярдәм иткән. Ел буе ул үзмәшгульлек сыйфатында эшләгән, хәзер ул шәхси эшмәкәр. Без аңа эшен башлап җибәрүдә шулай ярдәм итүебезгә шатбыз", - дип аңлатты социаль яклау идарәсе башлыгы Ирина Скрябина.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дәүләт ярдәме

2
X