Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Super Tatar проекты танылган татар музыкантларын берләштерә

Дениз Бәдретдин һәм Super Tatar Band Милли китапханәгә бәйрәм концертына чакыра

 Super Tatar төркеме Милли китапханәдә узачак бәйрәм концертына чакыра. Бу хакта танылган продюсер һәм музыкант Ильяс Гафаров хәбәр итә.

Әлеге концерт программасы Super Tatar һәм KGB (Kazan Gruppasi Bedretdin) төркемнәре репертуарыннан тора. Концерт 9 гыйнвар 18:00 Милли китапханәдә узачак (Пушкин урамы, 86).

Super Tatar төркеменең нигезен Финляндиянең татар-мөселман җәмгыяте вәкиле, музыкант һәм эшмәкәр Дениз Бәдретдин тәшкил итә. Аны татар рокының атасы дип атыйлар. Аның һәр төркеме (The Sound of Tsingiskan, Baskarma, KGB) татар бәйсез музыка тарихының аерым сәхифәсе булып тора. 

2015 елда, Super Tatar төркемен оештырып, ул татар эстрадасына альтернатив карашын тәкъдим итте. Бу проект кысаларында Дәниз үзенең тамырларына кайтуын күрсәтә: ул да булса татар халык җырлары һәм ритм-н-блюз.

Super Tatar проекты танылган татар музыкантларын берләштерә. Бу юлы сәхнәгә җырчы, танылган скрипкачы Иркә Гайнемөхәммәтов, бас-гитарада уйнаучы, иң танылган һәм тәҗрибәле татар рок һәм фьюжн музыкантларының берсе Илнар Фатихов («Alqanat», «Yummy Music Band», «Һава торышы» һәм «Elvin Grey» төркемнәрендә уйнаган), KGB төркемендә клавишаларда уйнаучы, җырчы Владимир Жаров, татар сәхнәсендә барабанда иң яхшы уйнаучыларының берсе Әлфис Гәрәев чыга.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев