Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Табибларның гайрәте чиккән

Шәһәрнең йогышлы авырулар хастаханәсендә төзелеш эшләре ни дәрәҗәдә башкарылган? Атна башында объекттагы ремонт барышы белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев танышты.

Бүгенге көндә төзекләндерү эшләре «Б» блогында бара. Биредә фасадны яңарталар, эчке инженерлык челтәрләрен алыштыралар, медицина кислороды белән тәэмин итү системасын, вакуумны монтажлыйлар һәм буяу-сылау эшләре башкаралар. 


– Икенче катта – балалар, ә өченчедә өлкәннәр бүлекләре яисә «кызыл зона» булачак. Һәр палатада кондиционерлар, микродулкынлы мичләр, телевизорлар, суыткычлар куелачак. Медицина җиһазларыннан консольләр урнаштырылган инде. Коронавирус белән бәйле вәзгыятьне исәпкә алып, һәр консольгә ике кислород ноктасы тоташтырылды – бу кислородны ике койкага бирү өчен кирәк, – ди хастаханәнең баш табибы Ришат Ногманов. 
Икенче һәм өченче катлар чиста һәм пычрак өлешләргә бүленгән. Бу хастаханә эчендәге инфекцияне таратмас өчен махсус эшләнелгән. Чистасында хезмәткәрләр – костюмнарсыз, ә пычрак зонада махсус саклагыч костюмнарда эшләячәк. Алар арасында ординатор бүлмәсе булачак. Биредә табиблар пациентлар турындагы мәгълүматны компьютерга кертеп, чиста зонада аның кәгазь вариантын чыгарачаклар.   
Йогышлы авырулар хастаханәсенең үз газификаторы да булачак. Ул 10 тонна сыек кислородка исәпләнгән. Хәзерге вакытта монда аена 42 тонна кислород кулланалар. Наил Мәһдиевне пандемиягә кадәр булган сан кызыксындырды. «Коронавирус инфекциясенә кадәр кислород аена 0,7 тонна гына сарыф ителгән», – диде Ришат Ногманов.
– Әлеге саннар уйландыра, шуңа күрә вакцинациягә җитди карарга кирәк, – диде шәһәр башлыгы.
Беренче каттагы заманча лаборатория клиник, вирусология һәм бактериология өлешләренә бүленәчәк. Клиник өлешендә канның гомуми анализлары, биохимия үткәрелсә, вирусология өлешендә – пцр-тестлар, антигеннарга анализлар алыначак. Ә бактериология өлешендә уникаль спектрлы бактериология аппараты урнаштыру күздә тотыла. Мондый аппарат Россия буенча бары тик 200 данә генә исәпләнә. Әлеге анализатор ярдәмендә микробны, вирусны ике сәгать эчендә танырга мөмкин булачак. 


– Аппаратның микроорганизмнар буенча үз базасы бар, ул даими рәвештә яңартылып тора. Шулай ук ул 17 район буенча йогышлы авырулар хастаханәләре буенча үз базасын булдырачак. Без теге яки бу инфекциянең кайсы районга хас булуын аңлый алабыз, аннан соң җирле табибларга мәгълүмат җибәреп, алар дәвалауның иң нәтиҗәле ысулын сайлый алачаклар, – дип аңлатты хастаханәнең баш табибы. 
Ришат Ногманов әйтүенчә, түшәмдә, диварларда, идәндә герметик эшкәртелгән җөйләр һәм хастаханәдә урнаштырылган фильтрлар исәбенә зарарланган һава тышка үтеп чыга алмаячак. 
Ике катта 76 койка-урын булдыру күздә тотыла. Биредә авыруларны ноябрь уртасында кабул итә башлаячаклар. «Б» блогындагы эшләр 85 процентка башкарылган. 
– Ел ахырына кадәр объекттагы ремонт эшләре тулысынча тәмамланачак. Лабораторияләрне җиһазлау мәсьәләсен хәл итәсе кала, бу өстәмә финанслар таләп итә. Без Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковтан ярдәм сораячакбыз, – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев. 
Яңа елдан соң инде «Г» блогында ремонт башлау күздә тотыла. 35 еллык бина өчен бу беренче капиталь ремонт, ул 2018 елда башланды һәм этаплап бара. Хастаханә шәһәрдән тыш тагын 17 районга, ягъни Татарстанның көнъяк-көнчыгыш өлешенә хезмәт күрсәтә. Биредә барлыгы 349 хезмәткәр эшли. 
– Пандемия башыннан бирле бер хезмәткәрем дә ковид белән авырмады, чөнки алар барысы да прививка ясатты. Ләкин аларның эштән гайрәте чигә, чөнки табиблар көне-төне авырулар янында, эмоциональ яктан нык арый. Шунлыктан, ике-өч айга яисә ярты елга ял сорап мөрәҗәгать итәләр. Каршы килмибез, чөнки хезмәткәрләребезне югалтасы килми, ялдан соң алар тагын җиң сызганып эшлиләр, – ди хастаханәнең баш табибы Ришат Ногманов.  


Белешмә өчен:
Шәһәрнең йогышлы авырулар хастаханәсе 1986 елда кулланылышка тапшырылган. Ул республикабызда йогышлы патология һәм сулыш органнары авырулары белән квалификацияле ярдәм күрсәтү буенча иң эре сәламәтлек саклау оешмаларының берсе булып тора. Шифаханәнең гомуми мәйданы 30 801,4 квадрат метрны тәшкил итә, ул биш корпустан тора – «А», «Б», «В», «Г», «Д».
2015 елдан 2018 елга кадәр йогышлы авырулар хастаханәсе «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» һәм «Россиянең 100 иң яхшы товары» Бөтенроссия конкурсларының номинацияләрендә лауреат һәм дипломант булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ремонт