Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тагын бер гимназия ачыла

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Мәләкәс аръягында төзелә торган 14нче гимназиядә булды.

Мәктәп янында контроль-пропуск пункты төзелә. “Бу хәзерге хәвефле заманда мөһим, без террорчылык актларына каршы чаралар күререгә тиешбез. Моның өчен шәһәр казнасыннан 200 миллион сумннан артык акча бүлеп бирелде”, - диде Наил Гамбәрович. Яңа мәктәптә эшләрнең 80%ы тәмамланган. 227 кеше эчке инженерлык челтәрләрен ясау белән мәшгуль. Буяучылар диварларны бизиләр. Шул ук вакытта мәктәп яны да тәртипкә китерелә. “Төзүчеләр биредә агымдагы елның гыйнварында эшли башладылар. РФ Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән әлеге белем бирү учреждениесен бер ел алдан, агымдагы елның беренче сентябрендә файдалануга тапшырып, 39нчы мәктәптәге укучыларның бер өлешен яңа мәктәпкә күчерәбез”, - диде мэр журналистларга.

Гимназия директоры Наталья Медведникова әйтүенчә, сыныйфларга укучылар җыю бара. Биредә 9 беренче сыйныф булачак. Педагогик состав 80%ка комплектланган.

Өч катлы гимназия бик матур һәм заманча булачак. Аның коймалары да үзенчәлекле: анда мәктәп темасына кагылышлы сүзләрне татар, рус, инглиз телләрендә калайны чокып язганнар. Бина зур, иркен. Анда белем бирү бүлмәләреннән тыш, ике басссейн, ике спорт залы, китапханә, гардероб, 560 урынлы актлар залы, зур ашханә бар. Гимназиягә кирәкле җиһазлар кайтырылган инде. Аларның кайберләре урнаштырала да башлаган. Су тутырып кечкенә бассейнны сыныйлар... Җиһазларның кайберләре Чаллыда җитештерелгән. “Һәр мәктәп – балабыз кебек кадерле. Һәр баланың холкы төрле булган кебек, мәктәпләр дә бер-берсеннән аерылып тора. Әлеге гимназиянең дә үз дизайны булачак”, - диде Н.Мәһдиев. Бу мәктәпне дә дизайнер Елена Сафиуллина җитәкчелегендәге төркем бизи.

Җәйге яллар булуга карамастан, гимназиядә яңа уку елына әзерлек эшләре туктап тормый. “Коллектив белән киңәшмә узган, сыйныфларга җитәкчеләр билгеләнгән. Алар ата-аналар белән эшли башлаячаклар”, - диде диде директор.

Шәһәрдә берсеннән-берсе матур, заман таләпләренә җавап бирә торган мәктәпләр төзелә. Биредә укучылар аларның кадерен белеп, белемле, тәртипле, җәмгыятькә кирәкле кешеләр булып чыксыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф төзелеш