14 июль 2021 яңалыклары
-
Тәмле дә бит чиясе!
Казанның "Оргсинтез" предприятиесендә озак еллар склад мөдире булып эшләгән Гөлсирә Миргалимова чиядән төнәтмә һәм телеңне йотарлык пирог ясарга өйрәтә.
-
Чебенлеләр очрашты. Тукай районы Боерган авылында күркәм чара узды
Басмабыз битләрендә әле күптән түгел генә урын алган “Безнең авылда шулай” рубрикасын газета укучыларыбыз бик җылы кабул итте. Редакциябезгә якын-тирә җирлекләрдән берсеннән-берсе кызыклы, эчтәлекле хатлар килә башлады. Бүген сезгә аларның чираттагыларын тәкъдим итәргә булдык. Бу юлы Тукай районының Чебенле авылыннан чыккан талантлы милләттәшләребез белән танышырбыз, алар белән хәтер көненә кайтып килербез. Шулай ук редакциябезнең дусты Гөлфирә ханым Зиннурованың да туган авылына бәйле хатирәләрен барларбыз.
-
Татарстан тарифлары турында мәгълүмат - телеграм-аккаунтта
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Telegramда «Татарстан тарифлары» дигән яңа мәгълүмат каналы эшләнлеген башлады.
-
Чаллыда «Питрау» бәйрәме 15 июль көнне уздырыла
Яр Чаллы шәһәренең Җиңү паркында матур, күңелле бәйрәм узачак.
-
Бүген - «Алтын каләм – Золотое перо» балалар һәм яшүсмерләр матбугатының фестиваленә гаризалар кабул итүнең соңгы көне
«Алтын каләм – Золотое перо» XXVI Республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленең заявка кампаниясе 15 июльдә төгәлләнәчәк.
-
Гөлзада Рзаеваның директор вазифасыннан китүе турындагы хәбәрне шәһәрдәшләр төрлечә кабул итте. Хәзер ул ни белән шөгыльләнәчәк? (анонс)
Чаллының алтын тавышы, аяклы энциклопедиясе, легендар шәхес Гөлзада Рзаева ни белән шөгыльләнәчәк?
-
Чаллы кызы «Озын тәнәфес» Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады
РФ Мәгариф министрлыгы, РФ Фән һәм югары белем министрлыгы һәм Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән үткәрелә торган «Озын тәнәфес» Бөтенроссия конкурсында Чаллыдан 14 яшьлек Мәликә Бәдретдинова җиңү яулады. Конкурс «Мәгариф» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.
-
Татарстанда 15 июльдән балаларга һәм инвалидларга «путин түләүләре»нә гаризалар кабул итә башлаячаклар
РФ Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге 15 июльдән 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларга һәм затларга төп гомуми белем бирү программалары буенча белем алучы 18 яшьтән 23 яшькә кадәр булганнардан гаризалар кабул итә башлый. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Мәктәп яшендәге балалар өчен түләүләр 16 августтан башланачак
Ата-аналар үз гаризаларын 15 июльдән башлап Пенсия фондына җибәрә ала.
-
Чаллыда трамвай юллары төзеләчәк
Мәләкәс аръягы микрорайнында тиздән трамвайлар йөри башлый. Трамвай юллары төзүне ике этапта алып барырга җыеналар.
-
Тагын бер гимназия ачыла
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Мәләкәс аръягында төзелә торган 14нче гимназиядә булды.
-
Йөзәр балл – тормышта өстенлек
Шәһәр тарихында беренче тапкыр бердәм дәүләт имтиханнарында 100әр балл җыйган укучыларны хакимияткә чакырып хөрмәтләделәр.
-
Яр Чаллы урамнары буйлап су сиптерү машиналары көн саен 50 рейс ясый
Бу колеялар ясалуга юл куймаска һәм юлларны тузаннан чистартырга мөмкинлек бирә.
-
Өч ай эчендә Чаллы Җәмиг мәчете төзелешенә тагын 18,2 млн сум акча җыелган
7,5 млн сум күләмендәге иң зур кертемне «Хәят Кимья» оешмасы күчергән.
-
Яр Чаллы «Акварель-2021» шәһәр чәчәкләр фестиваленә әзерләнә
13 июль көнне шәһәрнең өч районында шәһәрне төзекләндерү, яшелләндерү һәм чәчәкләр белән бизәү буенча конкурста катнашу өчен гаризалар җыю башланды. Ул 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк.