Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тагын куркыталар

«Фармацевтика предприятиеләре күбрәк тарата торгандыр вируслар турындагы куркыныч хәбәрләрне», - ди Җәүдәт Харисов.

Ул коронавирус дигән афәтне һич кенә дә онытырга ирек бирмиләр халыкка. Газета-журналлар да, интернет та кабаттан куркыныч өч төрле вирус килергә мөмкин дип хәбәр итеп торалар. Билгеле инде, кешеләр хәзер сагаеп кына киләчәк тормышны көтәләр. Теге елларда да бит коронавирус шактый кешене мәңгелек дөньяга алып китте. Әле автобус көткәндә бер ир белән сөйләшеп киттек. Хатыны 58 яшьтә, сеңлесе 62дә коронавирус белән авырып вафат булганнар икән. Алар больницага кереп яттылар, ә мин авырсам да бармадым, ди. Бу чир барыбер мине дә алып китәр дип уйлаган да, атна буе гомер булмаганча аракы эчкән икән. Ни хикмәт булгандыр, исән-имин терелдем бит, ди. Ә бергә яшәгән 90 яшьлек әнисенә вирус бөтенләй кагылмаган да. Аңламассың бу дөньяны, табиблар күзәтүе астындагы авырулар вафат булганда кемнәрдер бөтенләй авырмый яисә вирусны җиңел генә үткәреп җибәрәләр. Хикмәт әлеге ирнең хәмер эчүендә дә түгелдер, организмы үзенчәлегендә булгандыр.

 Шуңа да әле килеп җитмәгән вируслардан куркырга кирәкмидер. Минемчә, фармацевтика предприятиеләре күбрәк тарата торгандыр вируслар турындагы куркыныч хәбәрләрне. Ул адым саен төзелгән аптекаларны яшәтергә, керем алырга кирәк бит. Без яшәгән тирәдә генә унбер аптека хәзер. Хәмерне дә даруга кертеп санасак, безнең мәхәллә биләмәсендә генә дә җиде кибеттә спиртлы эчемлекләр саталар. Җитмәсә, кальян кибете дә ачтылар. Вируслар килә дип бер дә борчылмагыз, ничек тә каршы торырбыз әле. Кесәдә акча гына була күрсен.

Җәүдәт Харисов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев