Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Таксист үзен әдәпсез тотса министрлыкка зарланып булачак

Яңа ел бәйрәмнәрендә такси хезмәтенә ихтыяҗ артты

Татарстанлылар таксистларның үзләрен әдәпсез тотуы турында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының оператив хезмәтенә шалтыратып әйтә ала. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Министрлыкта Казанда Яңа ел бәйрәмнәрендә такси хезмәтенә ихтыяҗ артуын искәрттеләр.

«Тарифларны арттыруга һәм таксистларның үз-үзен әдәпсез тотуына бәйле очраклар бар. Татарстан башкаласында, республиканың башка шәһәрләрендә яшәүчеләр һәм кунакларның, таксистларның дорфа мөнәсәбәтенә юлыккан очракта, министрлыкның оператив хезмәтенә һәм интернет-кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итүен сорыйбыз», - дип искәрттеләр ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы оператив хезмәт телефоны: 8 (843) 291-91-91

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев