Танылган җырчы авылга яшәргә кайткан
Яңалыклар тасмасы

Танылган җырчы авылга яшәргә кайткан

Социаль челтәрләрдәге үзенең битендә ул инде күптән Башкортстанда булмавын әйткән.

Россиянең популяр җырчысы Алсу гаиләсе белән әтисе Ралиф Сафинның туган ягында – Илеш районының Уяндык авылында ял итә.

Социаль челтәрләрдәге үзенең битендә ул инде күптән Башкортстанда булмавын әйткән. Ул әнисе, ике кызы һәм улы белән кайткан. 

"Көч туплый торган урын.Башкортстан, Уяндык авылы. Монда минем әтием туган, монда минем балачагым үтте, бу изге җирдә минем әбием, бабам, якын туганнарым җирләнгән. Беренче тапкыр без шулай бергә - Сафина, Микелла һәм Рафаэль белән кайттык. Балалар бик шатландылар. Без бәхет энергиясенә чумдык", - дип язган Алсу һәм авыл урамында озын матур күлмәк киеп төшкән фотосын да урнаштырган, дип хәбәр итә  https://omet-rb.com

фото: җырчының социаль челтәрдәге аккаунтыннан @alsou_a

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шоу бизнес

Нет комментариев