Ташта - чәчәк
Ташны тишеп бер чәчкә үсеп утыра
“Тырышкан табар-ташка кадак кагар” дигән татар халык мәкален кешеләр генә түгел, үсемлекләр дә раслап тора. Яңа шәһәрнең Тынычлык проспектындагы “Мәктәп” тукталышыннан балалар һәм яшьләр иҗат үзәгенә бара торган юлда ташны тишеп бер чәчәкә үсеп утыра. Ул җәяүлеләрне туктатып, беразга гына булса да, тормыш мәшәкатьләреннән арындырып, матурлык белән хозурланырга өнди сыман.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев