Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы: Татарстан мәктәпләре балаларны 1 сентябрьдә кабул итәргә әзер

Яңа уку елында республикада беренче тапкыр парта артына 56 мең бала утырачак.

Татарстанда 1404 белем бирү оешмасы эшли, бу уку елында укучылар саны 450 меңнән артык кешене тәшкил итәчәк, беренче сыйныфка 56 меңнән артык бала бара.  Бу хакта бүген Казанда узган киңәшмәдә ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Азат Шәрәпов хәбәр итте. "Беренче чиратта мәгариф учреждениеләренә янгын куркынычсызлыгы, террорчылыкка каршы якланганлык һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәүгә игътибар итәргә кирәк. Бүгенге көндә республиканың барлык мәктәпләре дә автоматик янгын саклау системалары белән җиһазландырылган. Шул ук вакытта бу системалар төзек булмаган учреждениеләр дә бар. Бу һәм башка кисәтүләрне уку елы башланганчы бетерергә кирәк", - диде ул. Спикер сүзләренә караганда, хәзерге вакытта полициянең ашыгыч чакыру кнопкасы белән мәктәпләрнең 98%ы, видеокүзәтү системалары белән — 75%, керү контроле системалары белән — 43%, сак сигнализациясе белән 54%ы тәэмин ителгән. Агымдагы елда видеокүзәтү системалары белән тагын алты мәктәп җиһазландырылачак. "Яңа уку елында 1038 гомуми белем бирү оешмасы 20 меңгә якын укучыны йөртәчәк. Гомумән алганда, Татарстан мәктәпләре 1 сентябрьгә әзерлекнең югары дәрәҗәсендә", - дип билгеләп үтте Азат Шәрәпов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев