Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Татарча диктант"ны 52 нче мәктәптә 278 кеше язды

Диктантны "Мәйдан" журналының баш мөхәррире Факил Сафин укыды

­Мәгъ­лүм бул­ган­ча, 26 нчы сен­тябрь­дә “Та­тар­ча дик­тант” язу ак­ци­я­се уз­ды. Мак­са­ты: та­тар те­ле­нә кы­зык­сы­ну­ны арт­ты­ру, әдә­би тел­дә дө­рес сөй­ләм һәм дө­рес язу кү­нек­мә­лә­рен үс­те­рү, ор­фог­ра­фик һәм грам­ма­тик ха­та­лар яса­мый­ча язу те­лә­ге уя­ту. Дик­тант язу өчен дөнь­я­ның бар тө­бәк­лә­рен­дә мәй­дан­чык­лар бул­ды­рыл­ды.

52 нче ур­та го­му­ми бе­лем би­рү мәк­тә­бен­дә дә 278 ке­ше дик­тант яз­ды. Әле­ге из­ге эш­ләр­не мәк­тәп ди­рек­то­ры Кай­бы­шев Сәй­фи Риф­гать улы, ди­рек­тор урын­ба­са­ры Ба­һа­вет­ди­но­ва Да­ния Ва­сил кы­зы юга­ры дә­рә­җә­дә оеш­тыр­ды­лар. Кил­гән әти-әни­ләр­гә, уку­чы­лар­га, укы­ту­чы­лар­га һәм мә­хәл­лә­дә яшә­ү­че­ләр­гә рәх­мәт­лә­ре­без­не бел­де­рә­без.

Мәр­тә­бә­ле ку­нак­лар­дан “Мәй­дан” жур­на­лы­ның баш мө­хәр­ри­ре Фа­кил Са­фин, Аяз Гый­лә­җев исе­мен­дә­ге Чал­лы дә­ү­ләт дра­ма те­ат­ры ди­рек­то­ры Сә­фәр­га­ли Ай­дар Нә­гыйм улы, Мә­га­риф ида­рә­се­нең баш бел­ге­че Ша­ба­ли­на Ха­ли­дә Ну­рул­ла кы­зы, мә­га­риф хез­мәт­кәр­лә­ре проф­со­юз оеш­ма­сы­ның баш бел­ге­че Ләй­сән Флүс кы­зы Шәй­гар­да­но­ва­лар бар иде. Алар дик­тант тек­сты итеп бил­ге­лән­гән Иб­ра­һим Га­зи­ның “Сы­ер­чык­лар” әсә­рен­нән өзек­не бик тө­гәл рә­веш­тә әй­теп яз­дыр­ды­лар, хал­кы­быз өчен бик тә ки­рәк­ле, әһә­ми­ят­ле ча­ра бу­лу­ы­на ба­сым яса­ды­лар. Дик­тант нә­ти­җә­лә­ре, ак­ция уз­ды­рыл­ган­нан соң 30 көн­нән дә соң­ла­мый, сайт­ка ур­наш­ты­ры­ла.

Хал­кы­быз­ның мә­дә­ни­я­тен, го­реф – га­дәт­лә­рен, та­ри­хын хөр­мәт итеп яшәү-из­ге эш. Ру­хи бай­лы­гы бер­ва­кыт­та да са­ек­ма­сын, ки­ме­мә­сен иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев