Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Татарча диктант” язуда 9 яшьлек баладан алып, 90 яшькәчә өлкәннәр дә катнаша

“Татарча диктант”ны төрле яшьтәге “укучы”лар яза. Бу хакта әлеге чараны оештыруга багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды.

“Без социологик тикшеренү алып бармадык, әмма диктант язарга балалар да, өлкәннәр дә килә. Узган ел КФУдагы төп мәйданчыкта 9 яшьлек бала да, 90 яшьлек әби дә бар иде”, — диде Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин.

Чит илләрдә дә диктант язучыларның яше төрле.

“Былтыр Азәрбайҗан, Төмәннән язучылар бар иде. Төмәннән килгән диктантлар арасында Аяз Гыйләҗев текстында сүзләрне казакча язган кешеләр очрады. Без аларны милләт буенча тикшермибез, диктант язучы үзенең исем-фамилиясен генә күрсәтә бит. Ялгышмасам, Канадада балалар күп язган иде. Моны без аларның язу рәвешеннән аңладык”, — диде КФУ галиме Гөлназ Мөгътәсимова.

 

http://maydan.tatar/tatarcha-diktant-yazuda-9-yashlek-baladan-alyp-90-yashkeche-olkenner-de-katnasha/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев