Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан эшмәкәрләре дезинфекция өчен дәүләттән 146 миллион сумнан артык акча алган

Профилактика һәм дезинфекция чараларына эшмәкәрләрнең чыгымнарын субсидияләү программасы 15 сентябрьгә кадәр озайтылды.

Эшмәкәрләрнең профилактик һәм дезинфекция чараларына чыгымнарын субсидияләү программасы буенча Татарстан эшмәкәрләре 146 млн. сумнан артык акча алган, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгының Матбугат хезмәте.

"13.08.202020 елга субсидия алу өчен бизнестан 10 мең 92 гариза килгән, бу әлеге чарага дәгъва кылучыларның гомуми саныннан 90% тәшкил итә, алар инде 146,4 млн сум акча алган", — дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

 Бу программа республика эшмәкәрләрендә зур уңыш казана. Әйтик, Мөслим, Әгерҗе, Чүпрәле, Яңа Чишмә, Кайбыч, Әтнә, Саба һәм Балтач районнарында турыдан-туры бушлай субсидия алырга дәгъва итүче барлык эшкуарлар гариза биргән инде.

Исегезгә төшерәбез, субсидияләрне эшчәнлеге персоналның клиент белән тыгыз һәм озак контактлары белән бәйле оешмалар гына ала ала.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев