Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан комбайнчылары Президент грантлары өчен көрәшәчәк

Республиканың иң яхшы комбайнчылары 100 мең сум күләмендә премия алачак.

Татарстан Республикасында комбайнчылар арасында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов грантына конкурс старт ала. Бу хакта ТР җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республика Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә конкурс башлануы турында игълан итте.

«Урып-җыю конвейерының барлык участокларында югары җитештерүчәнлекле хезмәт күбесенчә хезмәткәрләрне кызыксындыру ысулларын уңышлы куллануга бәйле», - дип билгеләп үтте Җәббаров һәм муниципаль районнар җитәкчеләреннән нәтиҗәләрне объектив санауны алып баруларын, мәгълүматны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына вакытында бирүләрен сорады.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, конкурсның бүләкләү фонды 100 мең сумлык 200 премия тәшкил итә, дип өстәде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев