Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан мөфтияте татар теле укытучылары бәйгесендә җиңүчегә хаҗга юллама бүләк итәчәк

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм "ДУМ РТ Хадж" хаҗ-операторы урта белем бирү мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында "Минем халкым, минем динем" дип исемләнгән бәйге игълан итте. Җиңүче хаҗга юллама белән бүләкләнәчәк.

Бу хакта мөфтиятнең сайтында хәбәр ителә. "Бәйге яшь буынны укытуда һәм тәрбияләүдә, татар телен, әдәбиятын һәм мәдәниятен саклап калу һәм өйрәнүдә укытучыларның казанышларын хуплап, аларны кызыксындыру өчен оештырыла", диелә.
Җиңүчеләрне 2018 елда хаҗга юллама көтә. Бәйгенең мәҗбүри шартлары булып белгечлеге буенча кимендә 10 ел хезмәт стажы һәм көндәлек тормышта ислам дине нигезләренә таянып яшәү рәвеше, шулай ук, мәхрәме булуы тора. Мәхрәм (хатын-кызларны озата баручы ир-ат заты) хаҗга үз хисабына барачак.
Ислам дине нигезләре буенча белемнәр конкурста тест форматында тикшереләчәк. Бәйгедә 30 җиңүче билгеләнәчәк дип белдерелә.
Конкурста катнашырга теләүчеләр гаризаларын 2018 елның 20 маена кадәр мөфтияткә тапшыра ала.
Татар телен мәктәпләрдән кысрыклап чыгару башланганнан соң, Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте телне саклау мәсьәләсендә активлашты. Мәчетләрдә вәгазьләрне татарча уку артты, мөфтият бушлай татар теле курслары оештырды, татар теленә өйрәтүче Telegram каналы булдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев