Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда 100дән артык бала өенә кайтарып җибәрелгән

Беренче карашка, зур сан да түгел кебек – укучыларның нибары 0,2%ы гына

Беренче сентябрьдә республика мәктәпләрендә йөздән артык укучы өйләренә кайтарып җибәрелгән. Сәбәбе – иртән аларда ОРВИ билгеләре ачыклану. Бу хакта “Роспотребнадзор” Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйткән.

Санитар табиб билгеләп үткәнчә, 111 бала томау төшү, йөткерү һәм тән температурасы югары булу  аркасында мәктәпкә кертелмәгән. “Беренче карашка, зур сан да түгел кебек – укучыларның нибары 0,2%ы гына. Әмма аларны мәктәпкә кертмәү 111 сыйныфтагы укучыны чирдән саклап калу мөмкинлеге бирә, дигән сүз бит”, – дип аңлатып үткән ул.

Авдонина ата-аналарга, салкын тидерү билгеләре булган баланы мәктәпкә җибәрү аркасында аның сыйныфташларына да чирләү куркынычы тудырасыз, дип искә төшергән. Шул ук вакытта ул Россия Конституциясендәге статьяны (ил гражданинының үз тирәсендәге кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлегенә зыян салмаска тиешлеге турында статья) телгә алып үткән.

 

Чыганак Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X