Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда бәбиләр күбрәк туа

Татарстан Идел буе федераль округында туучылар саны буенча алда бара. Шулай ук республика да үлүчеләр саны әзрәк

Татарстан узган ел нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында гаилә-демографик үсеш өлкәсендә иң югары күрсәткечләр күрсәтә. Бу хакта бүген ТР ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина ведомствоның Казанда узган йомгаклау коллегиясендә белдерде.

"2020 ел нәтиҗәләре буенча республикада 134 мең граждан хәле акты теркәлгән, 400 меңнән артык юридик яктан әһәмиятле гамәлләр үтәлгән. Татарстан, элеккегечә, Идел буе федераль округы төбәкләре арасында гаилә-демографик үсеш өлкәсендә иң югары күрсәткечләр күрсәтә. Абсолют сан буенча да, 1000 кешегә исәпләгәндә дә, безнең республика Идел буе федераль округында туу турында теркәлгән актлар буенча беренче урында тора», — диде ул.


Докладчы билгеләп үткәнчә,"Халык санын тотрыкландыруның, аның киләчәк үсеше өчен перспективаларны формалаштыручы мөһим факторы-икенче һәм аннан соңгы балалар туу". Мондый балалар узган ел нәтиҗәләре буенча республикада туган балаларның 61% тан артыграгын тәшкил иткән.

Төбәктә Идел буе федераль округында 1000 кешегә үлем теркәүләренең иң кечкенә саны теркәлгән, дип өстәде Нигъмәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев