Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда бер ана 9 яшьлек улын ике ел буе кыйнап торган

Җинаять эше Нурлатта яшәүче 9 яшьлек улын даими кыйнаган хатынга карата кузгатылган. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, соңгы ике ел дәвамында кыйнау лар гел булып торган. Сәбәпләре төрле булган, әйтик, әнисе баланы артык шау-шу кузгатканы өчен кыйнаган.

Җинаять эше ата-аналар бурычларын үтәмәү турындагы маддә буенча кузгатылган.

Нурлат шәһәр прокуратурасы тикшерүе үткәрә. Бу хәлнең сәбәпләрен ачыкланачак, шулай ук балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген профилактикалау системасы органнары эшен бәяләячәк. Җинаять эшен тикшерүне прокуратура аерым контрольгә алган.

 

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев