Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда чиста булыр

"Президент белән бергә" республика хәрәкәте Чаллыда эко-пати оештыра. Сәгать 10 да Кама буенда "Sundale" пляжы тәртипкә китерелә. Анда шәһәр советының яшьләр парламенты, балалар һәм яшьләр ижтимагый оешмалары вәкилләре катнаша. Бу эштән шәһәр халкы да читтә калмас дип ышанасы килә. Шәһәребезнең чисталыгына битараф булмаган кешеләр сәгать 9га Кама буеның өске машина...

"Президент белән бергә" республика хәрәкәте Чаллыда эко-пати оештыра. Сәгать 10 да Кама буенда "Sundale" пляжы тәртипкә китерелә. Анда шәһәр советының яшьләр парламенты, балалар һәм яшьләр ижтимагый оешмалары вәкилләре катнаша. Бу эштән шәһәр халкы да читтә калмас дип ышанасы килә. Шәһәребезнең чисталыгына битараф булмаган кешеләр сәгать 9га Кама буеның өске машина кую урыны янына килеп, Чаллыны җыюштыруга үзләреннән өлеш кертә алалар. "Президент белән бергә" республика хәрәкәте вәкилләре республикабызның социаль-мәдәни тормышында актив катнаша. Мондый чаралар киләчәктә дә дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X