Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда COVID-19 йоктыру очраклары алты меңнән артты

Рәсми саннарга караганда, узган тәүлектә Татарстанда 30 кешедә коронавирус расланган

Татарстанда яңа төр коронавирус йоктыручыларның рәсми саны алты меңнән артты. 14 августка республикада 6018 кешегә шундый диагноз куелган, узган тәүлектә тагын 30 кешедә вирус расланган. Бу санны Русия статистикасы чыгып бара торган стопкоронавирус.рф сайты китерә. 1103 кеше авыруның актив фазасында, 4887 кеше чирдән арынган дип хәбәр ителә. Үлемнәр саны үзгәрешсез – 28 үлем очрагы теркәлгән.

Татарстан рәсми мәгълүматына ярашлы, яңа очракларның күбесе Казанда – 20 кеше. Лаеш районында ике, Актаныш, Әлмәт, Буа, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Яшел Үзән, Норлат районнарында берешәр очрак теркәлгән. Татарстан статистикасында яңа үлем очраклары хәбәр ителми, моңарчы барлыгы 51 кешенең коронавирустан үлүе әйтелгән иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев