Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда хатын-кызларга бушлай икенче белем алу мөмкинлеге булдырганнар

Татарстанда декрет ялында утыручы хатын-кызлар һәм пенсия яшенә җитүчеләргә өстәмә һөнәри белем бирү дәвам итә. Әлеге эш «Демография» илкүләм проекты кысаcында тормышка ашырыла. 2019 елда әлеге проект ярдәме белән пенсиягә чыгарга биш ел калып килүче кешеләрне укытсалар, 2020 елдан бу исемлеккә 50 яшькә җитеп килүчеләр дә кушыла. Моның өчен халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә барып, гариза тапшырырга кирәк.

Быел «Ак Барс» банкы 140 хезмәткәренә өстәмә белем биргән. Шуның 80е – пенсия яшенә җитүчеләр, 60ы – декрет ялындагы ханымнар.
– Максатыбыз – һәр хезмәткәргә тиешле белем бирү. Пандемия вакытында без болай да күбрәк дистанцион рәвештә аралаштык. Декрет ялында утыручылар өчен өстәмә белемнең кирәклеген аңладык. Алар бит шактый гына программалардан читтә кала. Әгәр укытсак, эшкә чыкканда алар белемле булып килә, – ди банкның «Талантлар үсеше» үзәге директоры Александр Хәмитҗанов.
Кадрия Ибраһимова пенсия яшендә. Банктагы эш стажы 25 ел икән.
– Гомуми стажымны әйтеп тормыйм. Картаясы килми. Эшләргә, яшьләрдән калышмаска тырышабыз. Өстәвенә безнең яшьтәге ханымнарның өйдә утырасылары килми. Элек кенә ул онык карап, бакчада эшләгәннәр. Әле безнең дәрт-дәрман, көч бар. Уку бик кирәк, – ди ул.
Быел декретта утыручы әниләр генә түгел, мәктәп яшенә җитмәгән бала тәрбияләүче һәм эш урыны булмаган ханымнар да бушлай өстәмә белем алу хокукына ия. Бу хакта Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.
– Соңгы вакытта эшсез калучылар күбәйде. Андыйлар өчен бездә уку бик отышлы. Кеше югалып калмый – икенче белем алып, эшкә урнаша. Шулай ук эштән китү куркынычы булганнарны да укытабыз, – ди министр. – Ел саен 10 меңгә якын кеше белем ала. Быел да бу сан кимемәде. Моңарчы дистанцион укысалар, хәзер әкренләп аралашу мөмкинлеге барлыкка килә. Эш бирүчеләр дә безнең үзәкләр аша үз белгечләренең белем сыйфатын арттыра. Шулай ук эшсез калучылар да безгә килә ала. Укыту бушлай. Аның өчен республика һәм федераль бюджеттан 270 миллион сум акча бирелә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев