19 август 2020 яңалыклары
-
20 августта «Крылья Советов» паркында «Балкыш» фестиваленең гала-концерты узачак
Сәхнәдә ветераннар арасыннан иң яхшы башкаручылар чыгыш ясаячак.
-
Яр Чаллы гаиләләренә ана капиталы сертификатлары тапшырылды
Бүген Тантаналар сараенда Ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Аларны Чаллының 18 гаиләсе алды. Чакырылган гаиләләрне ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе башлыгы Эдуард Фәттахов котладылар һәм сертификатлар тапшырдылар.
-
Кан басымын һәм холестеринны көйли торган төнәтмә ясау ЫСУЛЫ
Әлеге сәламәтлек төнәтмәсен 7 көн дәвамында кулланырга кирәк. Аны ясау бик ансат!
-
Роспотребнадзор Чаллы эшмәкәрләре өчен "Ачык ишекләр көне" үткәрә
Эшмәкәрләрне кабул итүгә алдан язылып була
-
Мәхкәмә Чаллы активисты Раушан Вәлиуллинны кандидат итеп теркәүдән баш тартты
Вәлиуллинның шәһәр шурасына сайлауда катнашу өчен җыйган имзаларының бер өлешен сайлау комиссиясе яраксыз дип тапкан иде.
-
Татарстанда хатын-кызларга бушлай икенче белем алу мөмкинлеге булдырганнар
Татарстанда декрет ялында утыручы хатын-кызлар һәм пенсия яшенә җитүчеләргә өстәмә һөнәри белем бирү дәвам итә. Әлеге эш «Демография» илкүләм проекты кысаcында тормышка ашырыла. 2019 елда әлеге проект ярдәме белән пенсиягә чыгарга биш ел калып килүче кешеләрне укытсалар, 2020 елдан бу исемлеккә 50 яшькә җитеп килүчеләр дә кушыла. Моның өчен халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә барып, гариза тапшырырга кирәк.
-
Белгечләр коронавирустан соң реабилитация кирәк булуын искәртә
Йөрәгенә операция ясалган, шикәр диабеты, симерү, бөер һәм тромбоз авырулары булган пациентлар өчен дәвалап бетерелмәгән пневмония аеруча куркыныч тудыра.
-
Җыйсаң, белеп җый: гөмбә белән агуланганда нишләргә?
Әле көз җитмәгән, әмма Татарстанда инде 16 кешенең гөмбәгә дип чыгып китеп, югалу очрагы теркәлгән. 12 кеше агуланган, ә бер баланың гөмбә ашап гомере өзелгән. Гөмбәчеләр «урман ите»н «ауларга» чыкканда, кайбер киңәшләрне истә тотсын иде.
-
Элвин Грейга Президент Рөстәм Миңнеханов Рәхмәт хаты тапшырды
Элвин Грей әлеге шатлыгы белән Инстаграм битендә уртаклашты. Җырчыга нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге һәм музыка сәнгатенә керткән хезмәте өчен Президент Рөстәм Миңнеханов Рәхмәт хаты тапшырды.
-
«Әтисе вафат булды. Ялгыз калды, авыл Советы рәисе гарипләр йортына җибәрде…»
…Әти-әни булмаса да, Тарта нигез, тарта нигез…
-
Комсомол районы укучыларына мәктәп товарлары алу өчен сертификатлар тапшырылды
Комсомол районында 4 нче мәктәп территориясендә ЗЯБ бистәсенең 18 нче микрорайонында яшәүчеләр өчен ишегалды бәйрәме узды
-
Чаллы эшмәкәрләре өчен бизнеска ярдәм чаралары турында вебинар оештырыла
Бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләренә коронавирус инфекциясе белән бәйле чикләүләр чорында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына дәүләт һәм региональ ярдәм күрсәтүнең өстәмә чаралары турында сөйләячәкләр.
-
Илназ Гарипов күршеләреннән ни өчен гафу үтенгән?
Җырчы Илназ Гарипов астагы күршеләреннән инстаграм аша гафу үтенгән. Моның сәбәпчесе — Илназның кечкенә туганы Сәйдә.
-
Наил Мәһдиев Яр Чаллы картон-кәгазь комбинатында булды
Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты – шәһәребезнең алдынгы предприятиеләренең берсе. Биредә хезмәт хакы да югары, хезмәткәрләр социаль яктан якланган, бюджетка салымнарны да тулысынча вакытында түлиләр. Шуңа күрә коллективны республика һәм шәһәр җитәкчеләре генә түгел, халык та хөрмәт итә. Шушы көннәрдә шәһәр хакиме Наил Мәһдиев комбинат хезмәткәрләре белән очрашты.
-
Түбән Камада фатирда самогон аппараты шартлагач, ир белән хатын имгәнгән
Шартлау вакытында фатирда ике бала булган, аларга зыян килмәгән.