Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан вафат булган

Татарстанда тагын ике кеше әлеге инфекция корбаны булды. Бу турыда коронавируска каршы көрәш штабы хәбәр итә.

Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 1955 елда туган хатын сулыш алу кыенлашкач, хастаханәгә озатыла. Тикшерү барышында ханымда коронавируслы инфекция ачыкланган.

Хастаның хәле яман чир авыруы аркасында катлауланган. 19 июльдә бу ханым үлгән. Реклама 1970 елгы хатын-кыз Әлмәт филиалы базасында оештырылган йогышлы хастаханәгә ике яклы үпкә ялкынсынуы белән 16 июльдә озатыла.

Хаста моннан тыш эндокрин системасы белән бәйле хроник чирдән дә интеккән. Бу кеше 9 августта вафат булган. Үлем сәбәбе махсус тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланган. 

 

Фото: пиксабай 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев