Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда үткән тәүлектә 32 кешедә коронавирус ачыкланган, 73 кеше терелгән

Авыру очракларының күпчелеге Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә теркәлә.

Татарстанда үткән тәүлектә 32 кешенең Covid-19 коронавирусын йоктыруы ачыкланган, чит төбәкләрдән авырып кайту очраклары теркәлмәгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

13 кеше хастаханәгә яткырылган, 19 кеше өендә дәвалана, дип искәртелә.

Бигрәк тә 30-50 һәм 70-90 яшьлекләр арасында авыручылар күбрәк. Коронавирус йоктыруның иң күп очраклары, элеккечә үк, Казанда (18 кеше) һәм Чаллыда (3 кеше) теркәлә. Өченче урында — Әлмәт районы (2 кеше).

27 июльгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда коронавирус йоктыруның 5 501 очрагы расланган, 4 397 кеше терелгән, шул исәптән, 73 кеше — узган тәүлектә. 

 

 

Чыганак: Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев