Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда якындагы ике елда дүрт виртуаль концерт залы ачылачак

Шуларның берсе Яр Чаллыда барлыкка киләчәк

Татарстанда «Мәдәният» милли проекты кысаларында якындагы ике елда дүрт виртуаль зал ачылачак. 

Мәгълүмати һәм Цифрлы үсеш департаменты 2021-2022 елларда Россия шәһәрләрендә виртуаль концерт заллары булдыруга федераль бюджеттан ярдәм күрсәтү буенча Россия Федерациясе субъектларын сайлап алу конкурсында җиңүчеләрне игълан итте. Барлыгы Россия Федерациясенең 75 субъектыннан мәдәният тармагы учреждениеләреннән 364 гариза каралды.

Киләсе елда виртуаль заллар Әлмәттә Г.Тукай исемендәге Үзәк балалар китапханәсе һәм Яр Чаллы шәһәренең «Кызыл тау»мәдәният үзәге каршында ачылачак. 2022 елда алар Буаның 1нче балалар сәнгать мәктәбендә һәм Түбән Камада Үзәк китапханә базасында барлыкка киләчәк. Аларны булдыру өчен федераль бюджеттан 2021 елда 2,8 млрд. сум, 2022 елда – 3,1 млрд. сум бүлеп биреләчәк. Аларны заманча музыка һәм проект җиһазлары сатып алуга юнәлдерәчәкләр.
Татарстанда «Цифрлы Мәдәният» милли проектының «цифрлы мәдәният» төбәк проекты ярдәмендә  Арча, Мамадыш, Баулы һәм Алабуга районнарында биш виртуаль концерт залы ачылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев