Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда йөкле хатын эченнән чәч белән майдан торган шеш алганнар

Айгөл йөклелегенең унҗиденче атнасында басып та, утырып та тора алмый башлый.

Татарстанның Республика клиник хастаханәсе табиблары йөкле хатынның эченнән шеш алган. Әлеге үсенте бала яралгысына да комачаулый башлаган булган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Әлеге уникаль очрак турында хастаханәнең социаль челтәрдәге сәхифәсендә дә язылган.


«Айгөл йөклелегенең 17нче атнасында эче авыртуга зарлана. Ул Балтач хастаханәсенә килә. Хирург аны карагач, эчтә шеш барын ачыклый. Хатынны МРТга җибәрәләр. Айгөлнең эчендә 12 см зурлыктагы шеш булуы ачыклана. Аны ашыгыч рәвештә Казанга РКБга озаталар», диелә хәбәрдә.

Шеш балага баса, Айгөл үзе исә басып та, утырып та тора алмый. Аның үзенә дә, баласына куркыныч яный. 

Акушер-гинекологлар һәм хирурглар авыртуны баса торган даруларсыз гына операция ясап, йөкле хатынны да, аның туачак баласын да саклап калып була дигән карарга килә.

«Айгөлнең эченнән шешне һәм аның белән бергә бер күкәйлеген алалар. Бу шеш май тукымаларыннан һәм чәчтән ясалган булып чыга. Гадәттә мондый шешләрдә чәч була. Операциядән соң икенче көнне үк йөкле хатын үзе йөри һәм утыра ала башлый», дип сөйләгәннәр «Татар-информ» агентлыгына РКБда.

Операцияне хирургия бүлеге җитәкчесе Александр Киршин, анестезиолог-реаниматолог Людмила Камаева һәм шәфкать туташы Ираида Тямакова ясаган.  

 

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев