Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Татарстанның иң төзек торак пункты» конкурсында Чаллы шәһәре беренче урында

«100 меңнән артык халкы булган торак пунктлар» категориясендә беренче урынны Чаллы шәһәре алды.

Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында «Татарстанның иң төзек торак пункты» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.Конкурс 2007 елдан башлап ел саен җиде категориядә үткәрелә. 

Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыров ТР Хөкүмәтенең Мактау грамоталарын тапшырды. Шулай итеп, конкурс комиссиясе әгъзалары карары белән «100 меңнән артык халкы булган торак пунктлар» категориясендә беренче урынны Чаллы шәһәре алды, икенче урында Әлмәт булды, Түбән Камага өченче урын бирелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев