Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова чаллылыларны кабул итте

Яр Чаллыда эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булып китте. Мэрия бинасында ул гражданнарны кабул итте. Министрга эшкә урнашу һәм эшсезлек буенча түләүләргә бәйле мәсьәләләр белән 10га якын шәһәрдәшебез мөрәҗәгать итте.

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда эшсезләр сыйфатында 12 182 кеше теркәлгән. Эльмира Зарипова хәбәр иткәнчә, бу күрсәткечне 3,5 тапкырга киметү планлаштырыла. "Владимир Путин 2021 елда халыкны эш белән тәэмин итү һәм 2019 елда булган позицияләргә кире кайтару бурычы куйды. Бу елны республикада эшсезләр саны 10 мең кеше исәпләнгән. Бүген аларның саны берничә тапкыр артты. Җәйге яллар тәмамлануга без кешеләрнең эш юллау буенча актив мөрәҗәгатьләрен көтәбез. Без бүген хезмәт базарында җитәрлек тәкъдим күрәбез. Хәзерге вакытта республикада төрле белгечлекләр буенча 42 меңнән артык вакансия бар. Без яңадан укытуны, яңадан әзерлек үтү программасын бик актив башладык, кайдадыр бу квалификацияне күтәрү",-диде Эльмира Зарипова.

Моннан тыш, эш визиты барышында министр шулай ук социаль учреждениеләрне ремонтлау барышы белән дә танышты. Исегезгә төшерәбез, быел Чаллыда республика бюджетыннан 13 млн сумга дүрт учреждение яңартыла. Бу-инвалидлар һәм картлар йорты, билгеле бер яшәү урыны булмаган кешеләр өчен социаль адаптация үзәге, "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют, "Солнышко" балалар өчен тернәкләндерү үзәге. "Капиталь ремонт программасы, гадәттәгечә, министрлыкның һәм шәхсән минем ныклы контролемдә тора", – дип ассызыклады Эльмира Зарипова.

 

 Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев